news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

10 гыйнвардан Казан һәм Чаллы җәмәгать транспортына билет бәясе арта

10 гыйнвардан Казан һәм Чаллыда җәмәгать транспортында пассажирлар һәм багажны регуляр ташу тарифлары үз көченә керә. Тарифның артуы, беренче чиратта, предприятиеләрнең чыгымнары арту аркасында күзәтелә – узган ел башыннан дизель ягулыгына бәяләр 6 процентка үскән, ә запас частьләргә бәяләр арту 80 процент тәшкил иткән.

Мәсәлән, Татарстан башкаласында бер тапкыр бару өчен алына торган билетның бәясе акчалата түләгәндә 36 сум күләмендә сакланачак. Банк картасы белән түләгәндә билет 35 сум торачак. 

Чаллыда билетны акчалата алганда аның бәясе 30 сум тәшкил итәчәк, 100 тапкыр йөрүгә исәпләнгән билет белән түләгәндә – 23 сум.

Пассажирлар ташучылар тарифның артуын предприятиеләрнең чыгымнары, шул исәптән транспортка техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, лизинг түләүләре, ягулык чыгымнары һәм предприятие хезмәткәрләренең хезмәт хакы артуы белән бәйләп аңлата. 2022 ел башыннан дизель ягулыгына бәяләр 6 процентка, майларга һәм махсус сыеклыкларга – 39 проценттан 152 процентка кадәр, запас частьләргә – 80 процентка кадәр, ә комплектлау әйберләрнең аерым категорияләре буенча, мәсәлән, тормоз барабаннарына бәяләр 2,3 тапкырга арткан.

Шул ук вакытта транспорт предприятиеләре үз эшләрен оптимальләштерә, шул исәптән автобус маршрутларының эш режимын һәм хәрәкәт интервалын саклап калып, расписаниеләргә үзгәрешләр кертә. Нульле хәрәкәт кыскара, кадрлар составына оптимальләштерү үткәрелә. Хәрәкәт составы арту сәбәпле, маршрутларны машина йөртүчеләр һәм кондукторлар белән тәэмин итү эше дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100