Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
10 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Көрәш турнирының җиңүчеләре билгеле булды, Татарстанда көннәр суыта, бала тапкан өчен 100 мең сумга кадәр акча түләячәкләр.
Казанда социаль проектларга акча табарга өйрәтәләр/ Лабораториянең беренче спикеры - Татарстан Республикасы Яшьләр оешмасы советы рәисе урынбасары Руфия Мөхммәдиева.
Муса Җәлил истәлегенә уздырылган көрәш турнирының җиңүчеләре билгеле булды/ Өч чемпион – Биектау районыннан.

#атнабай флешмобына кушылучылар саны арта/ Шагыйрь Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган флешмобка КФУ студенты Зилә Мөбәрәкшина һәм Фәиз Майдуллин кушылды.

Татарстанда көннәр суытачак/ Киләсе ике тәүлектә төнлә һава температурасы -24 градуска кадәр төшәчәк.

Камал театрының Әлмәндәр карт турында легендар спектакле видео версиядә күрсәтелде/ “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле - Камал театрында иң озын гомерле спектакльләрнең берсе иде.

Баулы районында 2018 ел Фәнис Яруллин елы дип игълан ителде/ Ел дәвамында районда халык шагыйренең әсәрләре мәктәпләрдә, клубларда яңгыраячак.

Татарстан авылларында яшәүчеләргә бала тапкан өчен 100 мең сумга кадәр акча түләячәкләр/ 25 яшьтән яшьрәкләргә беренче бала тапкан өчен 50 мең сум, ә өченче баласын тапкан 29 яшьтән яшьрәк әниләргә 100 мең сум түләнәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз