Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
10 февральдә Олимпиадада 5 комплект медаль уйнатыла
Олимпиаданың тантаналы ачылышы 9 февральдә узды.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). 10 февральдә, шимбә Пхенчханда Олимпиада беренче биш комплект медаль уйнатылачак, дип яза “Известия”.
10:15 сәгатькә скиатлонда чаңгычалар старт алды, анда россиялеләр Анастасия Седова, Наталья Непряева, Юлия Белорукова һәм Алиса Жамбалова катнаша.
13:00 сәгатьтә ир-атлар арасында 1,5 мең метр арага шорт-трек башлана. Ярышларда шорт-трекистлары Семен Елистратов, Павел Ситников һәм Александр Шульгинов катнаша, дип хәбәр итә ТАСС.
14:00 сәгатьтә хатын-кызлар арасында 3 мең метр арага тимераякта шуу ярышлары башлана. 12нче узышка россияле Наталья Воронина кертелгән.
14:15 сәгатьтә хатын-кызлар арасында биатлон буенча спринт узышлары (7,5 км) башлана. Анда Татьяна Акимова һәм Ульяна Кайшева катнаша.
15:35 сәгатьтә ир-атлар арасында трамплиннан чаңгыда сикерергә кирәк булачак. Финалга 4 россияле узган: Евгений Климов, Денис Корнилов, Алексей Ромашов һәм Михаил Назаров.
Олимпиаданың тантаналы ачылышы 9 февральдә узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз