news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

10 декабрьдән поездга билетларны 90 тәүлек алдан алып булачак

Әлеге чара пассажирларга хезмәт күрсәтүне яхшыртачак, дип саный Россия тимер юллары компаниясе.

10 декабрьдән поездга билетларны 90 тәүлек алдан алып булачак
Рамиль Гали

(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). 10 декабрьдән пассажирлар поездга билетларны 90 тәүлеккә алдан сатып ала алачак. Бу хакта "Россия тимер юллары" җәмгыяте хәбәрендә әйтелгән, дип җиткерә ТАСС агентлыгы.

“Быел 10 декабрьдән билетлар ил эчендә йөрүче еракка баручы поездларга һәм прицеплы вагоннарга 90 тәүлеккә алдан сатыла башлаячак. Мәсәлән, пассажир 2017 елның 11 декабрендә 2018 елның 11 мартында китәчәк поездга билетлы була ала”, – дип билгеләп үтә компания.

Билетларны тимер юлларның билет кассаларында да, Россия тимер юллары рәсми сайтында мөстәкыйль рәвештә дә алырга була. Билетларны резервлау вакытын озайту буенча эш алга таба да дәвам итә. Әлеге чара пассажирларга хезмәт күрсәтүне яхшыртачак, дип саный компания вәкилләре.

Искәртеп үтик, 2016 елда алда әйтелгән поездларга билетлар сату 45 тәүлек алдан башлана иде. Узган елдан башлап, билетларны 60 көн алдан сатып алу мөмкинлеге туган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100