news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

10 декабрь вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

Бүген дөньяда Халыкара кеше хокуклары көне, Стокгольм һәм Ослода Нобель премиясен тапшыралар. Татар язучысы Ринат Мөхәммәдиевның туган көне.

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). 10 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татар дөньясында:

1997 елның 10 декабрендә Октябрь районы исемен Нурлат районы дип алмаштыра.

Россиядә:

1908 елның 10 (23) декабрендә Санкт-Петербургтагы Дәүләт думасының Александров залында үткән Беренче Бөтенроссия хатын-кызлары корелтаена Россиянең төрле милләтләреннән 1 меңнән артык делегат килә. Корылтай Россиядәге хатын-кызлар сәяси элитасының бөтен укымышлы катламын җыя.

Дөньяда:

1868 елның 10 декабрендә Лондондагы Парламент алдындагы мәйданда төсле дисклы механик тимер юл семафоры куела. Юл йөрү кагыйдәләре тарихы шушы вакыйгадан башлана. Аны уйлап табучы Джон П. Найт (John Peake Knigh). Ул тимер юл семафорлары белгече була.

Кич җитү белән газ фонаре кызыл һәм яшел төсләр белән яна торган була. Җайланманы көйләү, ягъни шул фонарьне бору һәм семафорның угын күтәрү һәм төшерү өчен, аның янына махсус киемнән хезмәтче билгеләнә. Ләкин бу җайланма бик каты тавышлы була. Укны күчерүдән чыккан каты тавыштан атлар хәтта куркудан туктап кала. Механик семафор бер ай да эшләп өлгерми. 1869 елның 2 гыйнварында ул шартлый, ә аның янында торган полиция хезмәткәре яралана. 

10 декабрьдә дөньяда Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан Гомум кеше хокуклары декларациясен кабул итүгә багышланган Халыкара кеше хокуклары көне билгеләп үтелә.

1948 елның 10 декабрендә БМОның Генераль Ассамблеясы Гомум кеше хокуклары декларациясен кабул итеп, закон каршында бөтен планета кешеләренең тигез икәнен белдерә. Документ рекомендация характерында, әмма күп кенә илләрдә аның кайбер нигезләмәләре закон нигезендә беркетелгән. 1966 елда декларация тагын ике мөһим пакт – гражданнар һәм сәяси хокуклар, шулай ук икътисади, социаль һәм мәдәни хокуклар турындагылары белән тулылана. Декларациядә гаделлек, тигезлек кагыйдәләре чагылдырыла, һәм ул, 380нән артык телгә тәрҗемә ителгән бердәнбер универсаль документ буларак, Гиннес рекордлар китабына теркәлгән.

1901 елдан башлап бу көн Стокгольм һәм Ослода Нобель премиясен тапшыру көне итеп билгеләнгән. Чара ел саен Швеция һәм Норвегиянең башкалаларында үтә. Стокгольмда физика, химия, физиология яки медицина, әдәбият һәм икътисад буенча премияләр Швеция короле, ә Ослода Тынычлык буенча Нобель премиясе  тапшырыла. 

Нобель фонды алган керемгә карап билгеләнгән акчалата бүләктән тыш, лауреатларга Нобельнең сурәте төшерелгән медаль һәм диплом бирелә. 

Туган көннәр:

Гариф Гомәр – татар матбугатын һәм башкорт әдәбиятын үстерүгә хезмәт куйган шәхес.

Гариф Гомәр 1891 елның 10 декабрендә Бәләбәй өязенең Кыргыз-Миякә авылында (хәзерге Миякә районы үзәге) фәкыйрь крестьян гаиләсендә туа.

1920 елның февралендә Уфадагы “Кызыл юл” газетсына җаваплы сәркатип булып эшкә алына. Шуннан башлап, “Башкортстан”, “Яңа авыл” газетасы эчендә чыга башлаган “Яңа авыл сәнәге”ндә (аннан соң “Сәнәк”кә әйләнеп, хәзер “Һәнәк”, “Вилы”) эшли.

1925-1937 елларда “Сәнәк”тә аның иллегә якын фельетоны, байтак сатирик һәм юмористик хикәясе, шигырьләре “Г. Шут”, “Г. Юлай”, “Демьян Шәркый” һәм башка псевдонимнар белән дөнья күрә. 1925 елда яшь авторның шигырьләрен һәм хикәяләрен тупланган “Кызыл учмалар” дигән китабы чыга. Анда авторның шигырьләре, поэмалары һәм хикәяләре тупланган.

Озын иҗади гомер кичергән әдип “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә, аңа “РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелә.

Гариф Гомәр 1974 елның 18 августында вафат була. Кабере Уфаның татар зиратында.

Нәҗип Газиз улы Газизов –  татар мөгаллиме.

Ул 1918 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Актаныш районы Карт авылында мулла гаиләсендә туа.

Минзәлә педагогия училищесын 1939 елда тәмамлаганнан соң Актаныш мәгариф бүлеге карамагына җибәрелә һәм гомере буе үз районында хезмәт куя. 1957–1964 елларда 3 нче санлы Такталачык балалар йортлары директоры булла. Н.Газизов балалар йортының мәйданын киңәйтә, анда зур төзелешләр алып бара. Балалар йорты республика күләмендә алдынгы урынга күтәрелә.

Мәгариф өлкәсендәге уңышлары, тырыш хезмәте өчен Нәҗип Газизов РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1950), Татарстан АССРының атказанган мәктәп укытучысы (1960) исемнәренә; «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» һәм «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакяр хезмәт өчен» һәм башка медальләргә, күпсанлы мактау кәгазьләренә лаек була. Ул 1977 елның 17 июлендә вафат була.

Марсель Хәернас улы Бакиров – татар галиме, әдәбиятчы, фольклорчы, тюрколог, профессор.

Ул 1933 елның 10 декабрендә Татарстанның Мөслим районы Мөслим авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә.

Казан дәүләт университетында “Төрки-татар шигыре теориясе һәм тарихы” дигән махсус курс укытудан башлый, аннары акрынлап “Әдәбият белеменә кереш”, “Әдәбият теориясе” һәм “Татар фольклоры” предметларын тирәнтен үзләштерә. Профессор Бакиров татар фольклоры һәм татар шигырь төзелеше хакында дистәгә якын хезмәтләр (“Фольклор жанрларын системалы итеп тикшерү тәҗрибәсе” автордаш хезмәте, “Шигърият бишеге. Гомумтөрки поэзиянең яралуы һәм иң борынгы формалары” дигән монографиясе, 400 биттән торган рус телендәге “Татарский фольклор” дигән хезмәте шундыйлардан), болардан тыш татар филологиясе фәненең төрле тармакларына караган 450 дән артык хезмәтләр авторы. Ул – Россия Федерациясе Гуманитар фәннәр академиясе академигы, Россия Федерациясе югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” дигән билге иясе.

Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев –  татар язучысы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1993),СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1979 елдан).

Ринат Мөхәммәдиев 1948 елның 10 декабрендә Татарстан АССРның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында колхозчы гаиләсендә туа.

Ул бүгенге көндә Мәскәүдә Халыкара Язучылар берлегенең рәис урынбасары булып эшли, Мәскәүдә чыга торган "Татарский мир" ("Татар дөньясы") дигән иҗтимагый-сәяси газетаның баш мөхәррире вазифаларын башкара. Ул шулай ук Халыкара Язучылар берлеге әгъзасы (1979).

Соңгы елларда исә Мәскәү нәшриятларында Ринат Мөхәммәдиевнең татар телендә “Алланың кашка тәкәсе”, “Кош булып очар идем”, “Үз кешеләр”, рус телендә “Тени в сумерках”, “Взлететь бы мне птицей”, “Свои люди” дип исемләнгән яңа романнары һәм сайланма җыентыклары дөнья күрде.

Әхмәтзәки Әхмәтша улы Вәлиди – башкорт милли хәрәкәте әйдаманы, галим, тюрколог, фәлсәфә докторы, Манчестер университетының мактаулы докторы (1967).

Зәки Вәлиди 1890 елның 10 декабрендә Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстаның Ишембай районы) Көзән авылында мулла гаиләсендә туа. Бабасы Әхмәтҗан типтәрләр нәселеннән була, атасы Әхмәтша башкортлыкка языла. КГБ алып барган шәхси эшендә аның милләте татар дип язылган.
1917-1920 елларда Зәки Вәлиди башкорт халкының милли азатлык хәрәкәтен җитәкли. Бәйсез Башкортстан төзү идеясе барып чыкмагач, Фирганәгә барып төпләнә, басмачылык хәрәкәтенә җитәкчелек итүгә катнаша.

1923 елның февралендә Зәки Вәлиди СССРдан чит илләргә чыгып китә. Башкорт халкына язган саубуллашу хатында, аннан да бигрәк Ленинга җибәрелгән хатында ул үзенең сәясәттән бөтенләйгә ваз кичүен хәбәр итә.

Гомеренең калган өлешен Зәки Вәлиди фәнгә багышлый. Ул дистәләрчә, йөзләрчә фәнни хезмәт иҗат итә. Аның лекцияләрен Вена белән Лондонда, Берлин белән Боннда яратып тыңлыйлар. Истанбулда галим Ислам фәнни-тикшеренү институты оештыра һәм шул институтның башында тора.

Зәки Вәлиди 1970 елның 26 июлендә дөнья куя. Аны Истанбулның Караҗа-Әхмәт зиратына күмәләр.

Википедия халык энциклопедиясе һәм башка чыганаклар файдаланылды
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100