news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

10 айда ТР барлык бюджетларга 2008 елга караганда салым түләүләре 33 процентка ким җыелган

Быел салым түләүләре катлаулы икътисади шартларда җыела

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Агымдагы елның узган 10 аенда Татарстан территориясендә, бердәм социаль салымны да исәпләп, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 168 млрд. сумлык түләүләр җыелган. Бу, узган елның шул чорына караганда, 33 процентка кимрәк. Әлеге мәгълүматларны бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин җиткерде.

Быел салым түләүләре катлаулы икътисади шартларда җыела. Мәсәлән, тулай төбәк продукты күләменең 7 процентка төшүе күзәтелә. Боларның барысы да салым түләүләре килүне киметкән. Марат Сафиуллин белдергәнчә, федераль бюджетка юлланган салым түләүләре иң зур үзгәреш кичергән. Узган 10 ай эчендә аның суммасы 62,5 млрд. сум тәшкил иткән. Бу, узган елга караганда, 41 процентка азрак. Марат Сафиуллин, бу үзгәрешкә, аерым алаганда, нефть бәяләре төшеп, файдалы казылмалар табуга салым ставкасының түбәнәюе сәбәп булуын атады. Республика консолидацияләнгән бюджетына килгәндә, аңа бу чорда 68 млрд. сумлык салымнар һәм җыемнар алынган. Бу күрсәткеч тә, узган елга караганда, 24 процентка кимрәк. Аерым алганда, республика казнасына шуның 51,6 млрд. сумы, җирле бюджетларга 16,2 млрд сумы җыелган. Республика казнасына алынган түләүләр 28 процентка кимесә, җирле казнага әллә ни үзгәрмәгән- 4 процент чамасы гына. Марат Сафиуллин быел транспорт салымы җыелуның 15, физик затлар кеременә салымның 7-7,5 процентка кимүен ассызыклады. Соңгысына хезмәткә түләү темпларының үсеше, премия түләүләренең кисәк кимүе, хезмәт хакы бурычлары арту йогынты ясаган. Шул ук вакытта, предприятие-оешмалар мөлкәтенә салым буенча түләүләрнең 10 процентка үсеше күзәтелгән. Җир салымы 4 процентка, физик затлар мөлкәтенә салым түләүләрен җыю 47 процентка үскән. Марат Сафиуллин моңа массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләүнең зур ярдәм итүен билгеләп үтте. Хәзерге вакытта Идел буе федераль округында алынган салым түләүләренең төп өлеше Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе өлешенә туры килә. Республика салым органнары үз алларына куелган бюджет вазифаларын тулысынча үтәгән.

“Кризиска карамастан, республиканың салым органнары үзебезнең җитештерүчеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Юридик затларга бюджеттан 27,6 млрд.сум кайтарылды. Шуның 21 млрд. сумы өстәмә кыйммәт салымы буенча”, - ди идарә җитәкчесе. Быел физик затларга бюджеттан социаль һәм милек түләүләре буенча исәп-хисап ясау суммасы да арткан.

Марат Сафиуллин быел шулай ук 2008 елгы керемнәр буенча декларация компаниясенең нәтиҗәле узуына игътибар юнәлтте. 157 мең граждан өстәмә рәвештә декларациягә җәлеп ителгән. Шул сәбәпле, бюджетка физик затлар кеременә өстәмә алынган салым суммасы 726 млн. сум тәшкил иткән. Шулай итеп, узган 10 ай эчендә республиканың салым органнары салым һәм җыемнарның тупланышын 97 процентка тәэмин итә алган. “Оешма-предприятиеләрнең катлаулы хәлдә булуын исәпкә алганда, бу бик югары күрсәткеч”,-ди идарә җитәкчесе. Узган чорда салымнар буенча бурычларны да 1 млрд. сумга (3,7 процентка) кыскартуга ирешелгән. Шулай да әле оборона һәм машина төзелеше тармагына караган предпритяиеләр бурычлылар сафында санала. Ә менә нефть чыгару һәм эшкәртү тармагында мондый проблемалар юк.

Быел предприятие, физик затларның салым законнарын үтәвенә контроль булдыруга да зур игътибар бирелгән. “Бүген салым органнары тоташ контрольгә омтылмый, хисапта торган салым түләүчеләрнең 1,5 проценты гына тикшерелә. Күчмә тикшерүләр өчен физик һәм юридик затлар тирән анализ нәтиҗәсендә сайлап алына. Алар, салым рискы төркеменә керүчеләр”, -ди Марат Сафиуллин. 10 ай эчендә контроль чаралары ярдәмендә барлык дәрәҗәдәге казналарга 7 млрд. сум өстәмә түләүләр алынган. Шуның 4 млрд. сумнан артыгы күчмә контроль уздыру нәтиҗәсендә җыелган. Марат Сафиуллин искәрткәнчә, салым органнары эшчәнлегендә салым базасын легальләштерү буенча комиссияләрнең эшчәнлеге дә мөһим роль уйный. Алар һәр предприятиенең финанс-хуҗалылык эшчәнлеген анализлый, шәхси эшмәкәрләрне, салым түләүләре резервларын ачыклый. Шул юл белән узган 10 айда 800 млн. сум түләүләр җыелган, ел ахырына кадәр аның күләме 1 млрд. сумга җитәр дип өметләнәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100