news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

10 апрельдә бөтен дөнья мөселманнарын бер үк вакытта гомуми дога кылуга чакыралар

Планетаның барлык почмакларында бер үк вакытта дога кылу өйлә намазыннан соң булачак.

10 апрельдә бөтен дөнья мөселманнарын бер үк вакытта гомуми дога кылуга чакыралар
Михаил Захаров

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Кешелек дөньясы өстендә үлемгә китерүче зәхмәт авыру — коронавирус таралуга бәйле рәвештә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казахстан мөфтиятенең башлангычына — 10 апрельдә планетаның барлык почмакларында бер үк вакытта дога кылуга кушылачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шундый тәкъдим белән республикабыз мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллинга Казахстанның баш мөфтие Нәүрызбай кажы Утпинов мөрәҗәгать итте. Кардәш халыкның рухи лидеры ислам дөньясының барлык дин әһелләрен, мәдрәсә мөгаллимнәрен, Коръән укучыларны һәм бөтен мөселман өммәтен берьюлы Аллаһы Раббыбызга мөрәҗәгать итәргә чакырды.

Гомуми рәвештә дога кылу бу атнаның изге җомга көнендә, ягъни 10 апрельдә өйлә намазыннан соң булачак. Шул уңайдан мөфти Камил хәзрәт Татарстан имамнарына һәм җөмһүриятебезнең бар мөселман өммәтенә бөтен дөнья мөселманнарының гомуми догасына кушылырга чакырды.

«Кызганычка каршы, шушы көннәрдә мөселманнарның бер сафка иңгә-иң басып, бер-беребезнең йөрәкләреннән чыккан теләктәшлек хисләрен тоеп, Рәхимле һәм Газиз, Гадел һәм Бөек Аллаһ Раббыбызга догалар кылырга мөмкинлекләре юк. Ләкин кешелек дөньясына зур афәт янаган мәлдә калебләрендә иман саклаган адәмнәргә догадан туктау килешәме соң?

Киресенчә, безгә, бөтен дөнья буйлап сибелгән төрле милләттәге мөселманнарга, үзебезнең ихласлыкларыбызны берләштереп, Яралтучыбыздан ярдәм һәм шәфкать сорарга кирәк. Безнең сөекле пәйгамбәребез  (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Дога — мөселманның калканы, «- дигән бит.

Казахстан Нәзарәтенең 10 апрельдә өйлә намазыннан соң мөселманнарны бергәләп һәм берьюлы дога укырга өндәгән мөрәҗәгатен зур шатлык белән кабул иттем. Татарстанның барлык дин әһелләрен, мәдрәсә мөгаллимнәрен, Коръән укучыларны һәм республиканың бөтен өммәтен шушы гомум догага кушылырга чакырам. Бердәм догабыз кешелек дөньясы өчен вирустан котылу чарасы булып китәргә мөмкин — кушылыгыз», диелә мөрәҗәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100