Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
10-11 нче сыйныфларда дәресләрнең минималь саны 2027 елның 1 сентябреннән артачак
2027 елның 1 сентябреннән 10-11 нче сыйныф укучылары өчен дәресләрнең минималь саны ике ел эчендә 2 312 сәгатькә җитәчәк. Хәзер бу күрсәткеч 2 170 сәгать тәшкил итә. Бу турыда Россия Мәгариф министрлыгы боерыгыннан билгеле булды.
Моңа кадәр министрлык урта гомуми белем бирүнең яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларын (ФГОС) раслаган иде, ул 2027 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк. Документка караганда, максималь дәресләр саны ике елга 2 516 сәгать булачак – һәр сыйныфта атнасына 37 сәгатьтән дә артык түгел.
Яңартылган ФГОС шулай ук югары сыйныф укучыларына уку планындагы барлык фәннәрне дә база дәрәҗәсендә өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта мәктәп укучылары ким дигәндә ике фәнне тирәнтен өйрәнергә тиеш.
Стандарт укытуның алты профилен күздә тота: табигый-фәнни, агротехнологик, гуманитар, технологик, социаль-икътисади һәм универсаль.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз