news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

10-11 февраль көннәрендә Татарстан делегациясе Төрекмәнстанда эш сәфәрендә булачак

Делегацияне сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкли

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”). Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе 10-11 февраль көннәрендә Төрекмәнстанда эш сәфәрендә булачак. Визит программасына предприятиеләрдә булу, хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре хакында фикер алышулар каралган, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Аерым алганда, Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары Б.Хуҗамөхәммәтов белән очрашу, Нефть-газ сәнәгате, Энергетика, Сәүдә һәм тышкы икътисади багланышлар, Автомобиль транспорты, Сәламәтлек саклау һәм медицина сәнәгате министрлыкларында булу, Татарстанның сәнәгый һәм икътисади потенциалын, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Энергия саклау технологияләре үзәген презентацияләү күздә тотыла. Шулай ук Ашхабад хакиме белән очрашу да планлаштырылган.

Татарстан белән Төрекмәнстан республикалары арасындагы хезмәттәшлек 2008 елда имзаланган сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә алып барыла. Төрекмәнстанда ТР Вәкаләтле вәкиллеге дә эшли. 2008 ел нәтиҗәләре буенча бу ике төрки республика арасындагы сәүдә әйләнеше күләме 123824 мең доллар тәшкил иткән. Узган елның 9 ае нәтиҗәләре буенча -78253 мең доллар.



news_right_1
news_right_2
news_bot