news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренә өстәмә ял көннәре бирергә тәкъдим иттеләр

1 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренә өстәмә ял көннәре бирергә тәкъдим иттеләр

1 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренә яки опекуннарына аена ике өстәмә ял көне бирергә кирәк. Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов шундый инициатива белән чыкты. Бу хакта RT телеканалы документка сылтама белән хәбәр итә.

Мөрәҗәгать хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка адресланган.

«Эшләүче ата-аналарга (опекуннарга) үз баласы, шул исәптән уллыкка алынган яки опекадагы баласы бер яшькә җиткәнче хезмәт хакын сакламыйча ай саен өстәмә рәвештә ике ял көне алу хокукын бирү турындагы мәсьәләне каравыгызны сорыйм», - диелә депутатның мөрәҗәгатендә.

Власов билгеләп үткәнчә, Хезмәт кодексы буенча хезмәткәргә баласы тугач бары тик биш кенә көн ял бирелә. Сабый дөньяга килгәч яшь әти-әниләрнең мәшәкатьләре артса да, өстәмә рәвештә ташламалы хезмәт шартлары каралмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100