Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 томнан торган «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» дөнья күрде
1 томнан торган «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» дөнья күрде
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Казанның «Матбугат йорты» нәшриятында 1 томнан торган «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» басылып чыкты. Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми карары нигезендә нәшер ителгән әлеге сүзлекнең баш мөхәррире – танылган тел галиме, профессор Фоат Ганиев.
Сүзлектә барлыгы 58 меңгә якын берәмлеккә аңлатма бирелгән. Аларның 52 меңе – мөстәкыйль сүз, 6 меңгә якыны фразеологик берәмлек. Тәкъдим ителгән сүзлекнең максаты XX йөздә киң кулланышта булган лексик һәм фразеологик берәмлекләргә, аларның мәгънәләренә мөмкин кадәр дөрес аңлатма бирү; сүзләрнең кайсы сүз төркеменә каравын, аларның нинди стилистик төсмердә булуын дөрес билгеләү, кулланылыш даирәсен ачыклау, кайсы телдән алынуын күрсәтү. Элегрәк дөнья күргән «Татар теленең 3 томлык аңлатмалы сүзлеге»ннән аермалы буларак, әлеге яңа басмада сүзләрнең грамматик формалары бирелмәгән. 848 биттән торучы сүзлекнең тиражы – 1 мең данә. Ул сүз башыннан, «Сүзлекнең төзелеше», «Файдаланылган сүзлекләр исемлеге», «Татар телендә сүзләрнең структурасы һәм сүз ясалышы», «Татар теленең морфологиясе турында кыскача белешмә», «Татарстан Республикасының географик атамалары», «Татар халкында кеше исемнәре һәм аларның мәгънәләре» дип исемләнгән бүлекләрдән тора.
1 томнан торган «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» киң катлам укучыларга тәгаенләнгән. Ул югары уку йортлары студентлары, мөгаллимнәр, мәктәп укучылары, тәрҗемәчеләр, журналистлар, матбугат, радио-телевидение, дәүләт структурасы хезмәткәрләре өчен гамәли кулланма буларак тәкъдим ителә. Төрки телләрне чагыштырып өйрәнүчеләр өчен дә әлеге сүзлек тикшерү материалы буларак файдаланыла ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз