news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Республикада Белем көне билгеләп үтелде, Казанда өч яңа мәктәп ачылды, Гүзәл Сәгыйтова Кариев театрына директор итеп билгеләнде.

1 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ильнар Тухбатов

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөтенроссия Белем көне уңаеннан мөрәҗәгате/ Мәктәп – җәмгыятебезнең нигезен тәшкил итә һәм Татарстанның, бөтен Россиянең киләчәге бу нигезнең ни дәрәҗәдә нык булуына бәйләнгән, диелә котлауда.



Татарстанда беренче сыйныфка илле бер меңгә якын укучы барды/ Унҗиде мең кечкенә казанлы бүген беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде.



Казанда 183нче гимназия беренче уку елын башлады/ Белем көнендә Татарстан башкаласында барлыгы өч яңа мәктәп ачыла.



Яңа политехника лицее директоры мәктәпнең уңышлы булачагына ышаныч белдерә/ Бүген “Салават Күпере” микрорайонында инженер-технология, физика-математика һәм спорт юнәлешендәге политехника лицее ачылды.



Түбән Камада 17 ел эчендә беренче тапкыр яңа мәктәп ачылды/ Рөстәм Миңнеханов Белем көнендә Түбән Камада яңа мәктәп һәм балалар бакчасын ачты.



Песошин киләсе елга Казанда профессиональ регби клубы булдыру мөмкинлеген әйтте/ Татарстан Премьер-министры сүзләренчә, төбәктә регбига финанс ярдәме күрсәтергә әзер спонсор бар.



Кариев театрына директор итеп Гүзәл Сәгыйтова билгеләнде/ Ул вазифасына 5 сентябрьдә керешер, дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100