news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 сентябрьгә Россия мәктәпләре зур тизлекле интернет белән тәэмин ителгән

Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева хәбәр иткәнчә, мәктәпләрне техник яктан тәэмин итү буенча уңай динамика күзәтелә.

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Россиянең барлык мәктәпләре яңа уку елына зур тизлекле интернет белән белән тәэмин ителгән. Бу хакта дүшәмбе Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Дмитрий Медведев җитәкчелегендә узган селектор киңәшмәсендә белдерде, дип яза ТАСС агентлыгы.

"Барлык мәктәпләр дә Интернет челтәренә тоташтырылган. Географик шартлар катлаулы булуга карамастан, ул югары тизлекле", – диде министр.

Аның сүзләренә караганда, Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрне техник яктан тәэмин итү буенча уңай динамиканы билгеләп үтә. "Һәр мәктәптә диярлек янгын һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык системасы эшли", – дип ассызыклады Васильева.

Россиядә 94 мең мәгариф оешмасы эшли шуларның 42 меңе – мәктәпләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot