news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 сентябрьдән укытучы тутыра торган документлар исемлеге кыскара

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучы тутырырга тиешле документлар исемлеген минимумга кадәр киметте. Бу педагогларга бюрократик йөкләнешне максималь киметергә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Яңа уку елыннан ук укытучылар белем бирү процессы белән турыдан-туры бәйле булган минималь документлар белән эшләячәк: бу - эш программасы һәм сыйныф журналы. Шул ук вакытта укытучы мәгариф министрлыгының якынча эш программасын ала алачак, бу чакта үз программаңны булдыру мәҗбүри түгел. 

Түгәрәк һәм секцияләр укытучылары дәрестән тыш эшчәнлек журналын, сыйныф җитәкчеләре тәрбия эше планын да тутыралар.

Педагоглар укучыларга характеристика яза алалар. Калган документлар өчен административ хезмәткәрләр җавап бирә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100