news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 сентябрьдән татарстанлыларга дачада нәрсә эшләүне тыячакларын аңлаттылар

1 сентябрьдән «Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүе һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы канунга яңа төзәтмәләр үз көченә керә. Шуңа бәйле рәвештә, яңа чикләүләр гамәлгә керәчәк, бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында.

Дачада нәрсә эшләү тыела

- коммерция объектлары төзергә (мәсәлән, түләүле мунчалар һәм сауналар, хостеллар, кафелар һ.б.);

- участокта түләүле хезмәтләр күрсәтү (әйтик, чәчтараш яки массажист булып эшләү);

- җитештерелгән продукцияне алга таба сату өчен производство оештырырга (мәсәлән, теплица комплекслары яисә питомниклар);

- дача участогын алга таба сату өчен билгеләнгән товарларны саклау өчен файдаланырга;

- җирне шуннан соң билгеләнеше буенча файдаланырга ярамаячак дигән шарт белән, участокларны территориядә урнашкан корылмалардан аерым сатарга.

Шунысы мөһим: дача кишәрлегендә үстерелгән уңышны ике шарт үтәлгән очракта сатарга мөмкин:

- әгәр моның өчен махсус эшчеләр ялланмаган булса;

- участокның мәйданы 50 сутыйдан артмаса.

news_right_1
news_right_2
news_bot