news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 сентябрьдән Татарстанда башлангыч курс ординаторлары ашыгыч ярдәмдә эшли алачак

Татарстанда ординаторлар укуның беренче 2 елында ашыгыч ярдәм станцияләрендә эшли алачак. Бу хакта Казан ашыгыч ярдәм станциясенең 110 еллыгын бәйрәм итү чарасында Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сөйләде, дип хәбәр итте «Татар-информ».

«Хәзер ил Хөкүмәте тарафыннан бик дөрес карар кабул ителде, кайдадыр билгеле бер кадрлар кытлыгы кичерәбез, барыннан да элек табиблар составына. Һәм 1-2 курс ординаторлары хәзер ашыгыч ярдәм станцияләрендә эшкә урнашырга хокуклы», - дип сөйләде җитәкче.

Бу эш яңа уку елы башлану белән - 1 сентябрьдән башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100