Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 сентябрьдән Россиядә өстәмә эш лимиты елына 240 сәгатькә кадәр арттырыла
Россиядә рөхсәт ителгән өстәмә эш вакытын 1 сентябрьдән елына 120 сәгатьтән 240 сәгатькә кадәр арттырырга мөмкиннәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгына РФ Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров хәбәр иткән.
Хезмәт кодексының хәзерге редакциясендә өстәмә эш чиге ике көн рәттән 4 сәгать итеп билгеләнгән, әмма ел дәвамында 120 сәгатьтән дә артмаска тиеш.
Машаров сүзләренчә, 2026 елның 1 сентябреннән өстәмә эш лимитын 240 сәгатькә кадәр арттырырга мөмкин булачак. Моның өчен тиешле шарт күмәк хезмәт килешүендә яки тармак килешүендә каралган булырга тиеш.
Шул ук вакытта үзгәрешләр барлык хезмәткәрләргә дә кагылмаячак. Өченче һәм дүртенче куркынычлык классына караган зарарлы шартларда эшләүчеләргә элеккеге 120 сәгатьлек чик саклана. Аларга, аерым алганда, шахтерлар, корыч коючылар, химия сәнәгате производстволары хезмәткәрләре һәм водолазлар керә.
Чикләү шулай ук берьюлы ике урында эшләүче дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен дә гамәлдә булачак.
Беренче һәм икенче куркынычлык классына караган зарарлы шартларда эшләүчеләрне, пенсионерларны һәм пенсия алды яшендәгеләрне елына 120 сәгатьтән артык өстәмә эшкә аларның язма ризалыгы белән генә җәлеп итәргә мөмкин булачак. Мондый хезмәткәрләргә, мәсәлән, автобус йөртүчеләр, лаборантлар һәм электр белән эретеп ябыштыручылар керә.
Беренче 120 сәгать өстәмә эш өчен түләү тәртибе элеккечә калачак. Беренче 2 сәгате өчен хезмәт хакы кимендә 1,5 тапкыр, аннан соңгы сәгатьләр өчен кимендә 2 тапкыр түләнә. 121 нче сәгатьтән башлап һәр эштән тыш сәгать өчен түләү кимендә 2 тапкыр булырга тиеш.
Машаров искәрткәнчә, йөкле хатын-кызларны, балигъ булмаганнарны һәм укучылар килешүе төзегән хезмәткәрләрне өстәмә эшкә җәлеп итү тыела.
Хезмәткәр үзе теләсә, өстәмә түләү урынына өстәмә ял сайлау мөмкинлеге дә сакланачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз