news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе булачак

Яңа уку елыннан илнең барлык мәктәпләрендә директорның балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек һәм тәрбия буенча киңәшчеләре булачак. Мондый вазифа Россия көллиятләренә дә кертелә. Бу хакта Россия балалар-яшүсмерләр үзәге директоры Александр Кудряшов хәбәр итте. ТАСС шул хакта яза.

«Сынау мәктәпләрендә директорлар киңәшчесе барлыкка килүе өчен зур рәхмәт әйтә. Бу чыннан да дус, ярдәмче. Бала өчен генә түгел, директорга да остаз, ул безнең илнең никадәр зур мөмкинлекләр спектры булуын күрсәтә. Һәм бу мөмкинлекләр спектрын киңәшче балага бүләк итә», - диде ул.

Кудряшов искәрткәнчә, 1 мартта мәктәпләрдә яңа вазифа Россиянең ун сынау төбәгендә раслануын искәртте. Ул шулай ук яшь кешеләр арасында мәктәп директорының киңәшчесе роленә дәгъвачыларның рекордлы санына игътибар итте. Оешма башлыгы сүзләренчә, бер вакантлы урынга өчтән артык кеше дәгъва итә.

«Киңәшче булып эшләргә теләгән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр узган елгы конкурска караганда 10 процентка артты. Бу киңәшче вазифасының ихтыяҗга әверелүе турында сөйли, ул безнең яшьләр теләгән вазифа», - диде Кудряшов.

Искәртик, РФ Президенты Владимир Путин Россия мәктәпләрендә яңа вазифа кертү идеясен 2021 елда ук «Ел укытучысы» конкурсында катнашучылар белән очрашуда хуплады. Яңа тәҗрибә турында аңа Ставропольнең 14нче лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анастасия Шрамко сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100