Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 сентябрьдән Россия автовокзалларына таләпләр үзгәрәчәк
Россия автовокзаллары һәм автостанцияләре 1 сентябрьдән җәмәгать туклануы һәм беренче ярдәм күрсәтү пунктларына ия булырга тиеш түгел. Яңа таләпләр РФ Транспорт министрлыгы боерыгында беркетелгән, дип хәбәр итә ТАСС.
Беренче ярдәм пунктлары мәҗбүри объектлар исемлегеннән төшереп калдырылды. Алар урынына автовокзалларда һәм автостанцияләрдә медицина эшләнмәләре белән аптечка булырга тиеш. Мәҗбүри таләпләрдән шулай ук җәмәгать туклануы пунктларын алып ташладылар.
Билет кассалары, көтү заллары, ана һәм бала бүлмәләре, бәдрәфләр, саклау камералары һәм машина йөртүчеләр өчен ял бүлмәләре мәҗбүри булып калачак.
Объектлар һәм урыннар санына таләпләр, элеккечә, исәпләнгән тәүлеклек пассажирлар агымына бәйле булачак. Автовокзаллар өчен ун категория каралган – тәүлегенә 1-2 меңнән алып 25 меңнән артык пассажир. Автостанцияләр өчен өч категория билгеләнгән: тәүлегенә 250дән 500гә кадәр, 501дән 750гә кадәр һәм 751дән 1 меңгә кадәр кеше.
Пассажирлар агымы тәүлегенә 1 меңнән 2 меңгә кадәр кеше булган автовокзалда көтү залында кимендә 25 урын һәм әйберләрне саклау өчен 60 урын булырга тиеш. Ана һәм бала бүлмәсендә ике балалар йокы урыны булдырырга кирәк, ә бәдрәф кабиналары саны кимендә алты булырга тиеш.
Көн саен 25 меңнән артык пассажир файдалана торган автовокзаллар өчен таләпләр югарырак. Анда көтү залында кимендә 200 урын, әйберләрне саклау өчен 320 урын, ана һәм бала бүлмәсендә сигез балалар йокы урыны һәм 22 бәдрәф кабинасы булырга тиеш.
Көтү заллары һәм перроннар тавыш бирү элемтәсе системалары һәм мәгълүмат таблолары белән җиһазландырылырга тиеш.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз