news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 сентябрьдән өч яшькә кадәрге балалы хатын-кызлар өчен сынау срогы гамәлдән чыгарыла

1 сентябрьдән эш бирүчеләр өч яшькә кадәр бала тәрбияләүче хатын-кызларга сынау срогын билгели алмаячак. Бу хакта ТАСС агентлыгына Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина сөйләде.

Стенякина аңлатканча, әгәр өч яшьтән кечерәк балалы хезмәткәр өчен сынау срогы яңа кагыйдәләр үз көченә кергәнче башланган икән, аны 1 сентябрьгә кадәр төгәлләргә кирәк. Бу датадан соң сынауны дәвам итү законсыз дип саналачак.

Депутат билгеләп үткәнчә, эшкә чыкканнан соң әниләргә өй һәм эш графигын яңадан төзергә һәм профессиональ бурычларны бала турында кайгырту белән бергә алып барырга туры килә. Әлеге чара бала карау буенча озакка сузылган ялдан соң эшкә урнашканда яшь аналарны стресс халәтеннән коткару һәм тотрыклы хезмәт шартларын гарантияләү мөмкинлеге бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot