Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 сентябрьдән махсус операциядә катнашучылар өчен эш урыннарына квоталар бирелә
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен эш урыннарын квоталау турындагы Закон Татарстанда 1 сентябрьдән үз көченә керә. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казанда «Татэнерго» АҖдә «Иң мөһиме – кешеләр» кадрлар клубы очрашуында хәбәр итте.
«Әгәр оешмада 200дән артык кеше эшли икән, аның 1 процентын махсус операциядә катнашучылар өчен бүлеп бирергә кирәк. Һәм бу сан гына түгел. 1 гыйнвардан бу квота үтәлмәгән очракта җитди контроль һәм санкцияләр кертелә», - диде ул.
Очрашуда Татарстан энергетика тармагы предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре җыелды.
Очрашуның төп темалары булып кадрлар әзерләү һәм «Мәгариф – индустрия» бәйләнеше, энергетика компаниясендә HR-эш тәҗрибәсе, яшь белгечләрнең хезмәткә яраклашуы һәм заманча куркынычлар шартларында кеше факторы белән идарә итү, энергетика тармагы өчен кадрлар буенча дәүләт сәясәте һәм энергетикада хезмәт базары тора.
Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов, «Татэнерго» АҖ, «Сетевая компания» АҖ һәм башка предприятие һәм оешмалар вәкилләре катнашты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз