news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 сентябрьдән мәктәпләрдә кыңгырау чыңы урынына көйләр яңгыраячак

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы 1 сентябрьдән барлык төбәкләрне үз эченә алачак «Кыңгыраулар урынына көйләр» дигән масштаблы проектны дәвам итә. Дәресләр башлануын һәм тәмамлануын хәзер заманча һәм совет авторларының популяр көйләре һәм әсәрләре белдереп торачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сентябрь ае дәвамында Россия мәктәпләрендә мәктәп, белем, укытучылар, дуслык һәм яңа ачышлар турындагы җырлар яңгыраячак. Алар арасында — Михаил Пляцковский сүзләренә һәм Владимир Шаинский көенә язылган «Дважды два – четыре» җыры, шулай ук Денис Майданов башкаруындагы заманча «Песня Первых» җыры бар.

Парта артына беренче тапкыр утыручы балалар өчен Юрий Энтин сүзләренә һәм Владимир Шаинский көенә язылган «Первоклашка» җыры яңгыраячак.

Уку елы дәвамында традицион кыңгырау чыңын популяр һәм классик әсәрләр фрагментлары алыштырачак. Һәр айның көйләре билгеле бер истәлекле датага багышлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot