news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 сентябрьдән Казан мәктәпләрендә яңа дәресләр барлыкка киләчәк

1 сентябрьдән Казан мәктәпләрендә яңа дәресләр барлыкка киләчәк
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

1 сентябрьдән Казан мәктәпләрендә «Хезмәт», «Куркынычсызлык һәм Ватанны саклау нигезләре» дигән яңа предметлар укытыла башлый. Шулай ук математика буенча курска яңа тема кертеләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

«Технология» дәресе «Хезмәт» дип үзгәртеләчәк, чөнки предметның яңа юнәлеше барлыкка килә.

«Куркынычсызлык һәм Ватанны саклау нигезләре» урта һәм өлкән сыйныфлар өчен мәҗбүри булачак. Курска башлангыч хәрби әзерлек буенча киңәйтелгән программа һәм тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре программасы, шул исәптән беренче ярдәм күрсәтү, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм сәламәт яшәү рәвеше нигезләре керәчәк.

«Математика» предметына яңа «Ихтималлык һәм статистика» курсы өстәләчәк. Ул «Алгебра»ны һәм «Геометрия»не тулыландырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100