news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 сентябрьдән балаларны автобусларда төнлә йөртү аерым очракларда гына рөхсәт ителәчәк

2026 елның 1 сентябреннән балалар төркемнәрен автобуслар белән йөртүгә кагылышлы яңартылган кагыйдәләр үз көченә керә. Әйтик, балаларны төнлә йөртү бары тик аерым очракларда гына рөхсәт ителәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты рәисе урынбасары, депутат Каплан Панеш хәбәр итте, дип яза NEWS.ru

«Автобуслар белән D категорияле машина йөртү хокуклары булган һәм соңгы ике елда бер елдан да ким булмаган идарә стажы булган машина йөртүчеләр генә идарә итә алачак. Алар рейс алды инструктажын узарга тиеш. Соңгы бер ел дәвамында йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән машина йөртүчеләр рейска кертелми. Балаларны төнлә йөртү, 23:00 дән 06:00 сәгатькә кадәр, бары тик аерым очракларда гына рөхсәт ителә: вокзалларга яки аэропортларга барганда, юлда тоткарлыклар булганда яки төбәк хакимияте карары буенча», – диде Панеш.

Аның сүзләренчә, яңа таләпләр мәктәпләргә, балалар бакчаларына, лагерьларга һәм туристлык фирмаларына кагылачак. Мондый яңалыкларның максаты – процессның куркынычсызлыгын һәм үтә күренмәлелеген арттыру.

«Сәфәрләрне оештыручылар хәзер планлаштырылган сәфәрләр турында дәүләт автоинспекциясенә алдан хәбәр итәргә тиеш. Шәһәрара һәм халыкара маршрутлар турында хәбәрнамә китәргә 48 сәгатьтән дә соңга калмыйча тапшырыла, шәһәр һәм шәһәр яны маршрутлары өчен – 24 сәгать алдан», – дип өстәде спикер. Шул ук вакытта өч һәм аннан да күбрәк автобусны эксплуатацияләгәндә ЮХИДИ патруль автомобиле белән озата баруга гариза бирү таләп ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot