news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 сентябрьдә Түбән Кама районында капремонттан соң авыл мәктәбе ачыла

1 сентябрьдә Түбән Кама районында капремонттан соң авыл мәктәбе ачыла
Фото Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтыннан

Бүген Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин Кармалы урта мәктәбендә ремонт эшләренең барышы белән танышты.

Гомуми белем бирү учреждениесе 1989 елдан бирле эшли. Шушы вакыт эчендә бу бинада ремонт булмаган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Хәзерге вакытта төзүчеләр мәктәпнең икенче катын тулысынча ремонтлады – идәннәрне, диварларны һәм түшәмнәрне тәртипкә китерделәр, электрика һәм сантехниканы алыштырдылар. Хәзер беренче каттагы кабинетларны, коридорларны һәм спорт залын бизәү эшләре актив алып барыла. Шулай ук керү урыны да тулысынча яңартылачак.

Рамил Муллин мәктәп директоры белән бергәләп капиталь ремонтның барышын тикшерде. Ул барлык эшләрне дә вакытында тәмамлау кирәклегенә аерым игътибар итте. «Яңа уку елына балалар туган стеналарына кайтырга тиеш», – диде Рамил Муллин.

Бу көздә яңартылган мәктәпкә 150 гә якын бала киләчәк.

Беренче сентябрьгә мәктәп тышкы яктан гына түгел, эчке яктан да үзгәрәчәк. Уку йортына яңа җиһазлар сатып алыначак.

Исегезгә төшерәбез, быел капиталь ремонт Түбән Кама шәһәренең һәм районының алты мәгариф объектында бара.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100