news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 сентябрьдә Чаллыда яңартылган спорт комплексы ачылачак

1 сентябрьдә Чаллыда яңартылган спорт комплексы ачылачак

Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Олимпийский» спорт комплексында капиталь ремонт барышы белән танышты. Шәһәрнең баш архитекторы Мәликә Шәмсиева һәм спорт комплексының булачак директоры Андрей Бажитов Чаллы мэрына иң элек бинаның залларын күрсәтте. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

«Сез иминлекк кагыйдәләренә дә игътибар итәргә тиеш. Мәктәпкә килүчедә пропуск булсын! Монда балалар шөгыльләнә. Үтеп-сүтеп йөрү урыны булмасын!» – дип искәртте шәһәр башлыгы. Соңыннан спорт комплексында булачак җиһазлар турында сорады. Урындыкларына хәтта үзе дә утырып карады.

«Бүгенге көндә барлык демонтаж эшләрен тәмамлап киләбез. Ремонт 54 процентка башкарылды. Бу объектта 67 күзәтү видеокамерасы урнаштырырга планлаштырабыз. Без графиктан алда барабыз. Хәзерге вакытта түбәне ябу, витражлар урнаштыру белән шөгыльләнәбез. Капиталь ремонт эшләре барлыгы 364 миллион сумга баса», – дип сөйләед ул.

Әлеге спорт комплексына 44 ел буе ремонт ясалмаган. Яңатылган бинаның тантаналы ачылышы агымдагы елның 1 сентябренә планлаштырылган, – дип искәртте төзүчеләр.

Россия автоузышчысы, «Ралли Дакар» ярышларының 7 тапкыр абсолют җиңүчесе Владимир Чагин «Олимпийский» спорт комплесының коридорына ни өчен мондый исем белән аталуын һәм аны алтын хәрефләр белән язып куярга кирәклеге турында да әйтте.

«Без Олимпиаданы хәтерлибез, 80нче елларда аның безнең илдә үтүен дә беләбез. Үсеп килүче яшь буын да моны белергә тиеш. 44 ел элек Олимпиада уздырылды, нәкъ шул елда Чаллыда әлеге спорт объекты төзелде дә инде», – диде мэр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100