Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 сентябрь көнне Башкортстанда хәмер сату тыела
1 сентябрь – Белем көнендә Башкортстанның шәһәр һәм районнарында алкогольне данәләп сату тыелачак. Кибетләр шул турыда белдерүләрне элә башлаган инде. «Башинформ» шул турыда яза.
Спиртлы продукцияне сатуны тыю кафе, бар һәм рестораннарга кагылмый.
Элегрәк «Башинформ» «коры закон»ны бозучылар өчен штраф каралуы турында хәбәр иткән иде. Әйтик, вазифаи затлар өчен ул 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 100 меңнән 300 мең сумга кадәр һәм продукцияне конфискацияли дә алалар.
Исегезгә төшерәбез, республикада алкоголь сатуны чикләү шулай ук яңа ел каникулында, Соңгы кыңгырау көнендә, Яшьләр көнендә, Белем көнендә, шулай ук муниципалитетларда Сабантуй көннәрендә гамәлдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз