news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 сентябрьдә Татарстанда җиде яңа мәктәп ачылачак

«Салават күпере» торак микрорайонындагы мәктәп тә яңа уку елында ачылачак.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Татарстанда Белем көнендә 7 яңа мәктәп ачылачак. Бу хакта «Татарстан Главинвестстрой» Дәүләт казна учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гомумән яңа мәктәпләр 5,4 мең урынга исәпләнгән, ә аларның төзелешенә 4,3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Акча федераль һәм республика бюджетларыннан күчерелгән.

Бу мәктәпләр исемлегенә «Салават күпере» торак микрорайонындагы мәгариф учреждениесе дә кергән. Биредәге мәктәп 1224 укучыга исәпләнгән.

Казанда шулай ук Минск урамында «Светлая Долина» микрорайонында мәктәпләр ачылырга тиеш. Быелгы уку елында Чаллы, Түбән Кама, Буа районының Әлшәй авылында һәм Әгерҗе районының Кулегаш авылында балалар бакчасы да булган мәктәп беренче укучыларын кабул итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100