news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 сентябрьдә республика мәктәпләрендә Болгар тарихи ядкәрлегенә һәм Зөя шәһәрчегенә багышланган дәресләр уза

“Укытучыларга дәрес үткәрү өчен методик рекомендацияләрне вакытында әзерләп бирергә, фото һәм видеоматериаллар белән тәэмин итәргә кирәк”, - диде Татьяна Ларионова

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). 1 сентябрьдә республиканың барлык мәктәпләрендә Болгар тарихи ядкәрлегенә һәм Зөя шәһәрчегенә багышланган дәресләр уздыру турында карар кабул ителгән. Бу хакта бүген ТР Мәдәният министрлыгы бинасында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте.
“Билгеле: дәресләр уздыру әзерлекле булуны таләп итә. Шуңа күрә укытучыларга дәрес үткәрү өчен методик рекомендацияләрне вакытында әзерләп бирергә, фото һәм видеоматериаллар белән тәэмин итәргә кирәк. Гуманитар цикл укытучыларына һәм тәрбия эшен алып баручыларга бу теманы көн үзәгенә чыгару зарур”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100