news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 сентябрьдән Казанда 2 яңа мәктәп эшли башлаячак

13 мәктәптә, шулай ук 9 балалар бакчасында һәм «Заречье» өстәмә белем бирү үзәгендә капиталь ремонт ясалган.

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). 1 сентябрьдә Казанда 1224 укучыга исәпләнгән 2 яңа мәктәп – полилингваль күп профильле 180 нче гимназия һәм 181 нче күп профильле мәктәп эшли башлаячак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин белдерде.

Ел ахырына Казанда Ершов, Мамадыш тракты һәм Юбилей станциясендә 3 яңа балалар бакчасы ачылачак. Гомумән алганда алар 900 балага исәпләнгән.

Шулай ук яңа уку елы башына 13 мәктәптә, шулай ук 9 балалар бакчасында һәм «Заречье» өстәмә белем бирү үзәгендә капиталь ремонт ясалган. 65 нче мәктәп, 67 һәм 376 нчы мәктәпләр, 14 нче музыка мәктәпләре сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җайлаштырылган. 78,132 нче мәктәпләрдә һәм 9 нчы гимназиядә ашханәләрдә ремонт ясалган. 1 сентябрьдән бу мәктәпләрдә дә, шулай ук яңа мәктәпләрдә рестораннар эшли башлаячак. Казанның барлык мәктәпләрендә туклану карталарына акча салу өчен терминаллар урнаштырылган.

Шулай ук Һадиуллин белдергәнчә, барлык мәктәпләр ягып җылыту сезонына әзер, ком-тоз катнашмасы сатып алынган.

676 укучыны мәктәпкә йөртү өчен 19 автобус файдаланылачак, алар 20 маршрут буенча йөриячәк. 15 база мәктәбенә укучыларны алып бару һәм алып кайту оештырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100