news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 сентябрьдә мәктәпләрдә илкүләм "Тормыш иминлеге нигезләре" дәресе узачак

Бу чара 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр оештырылган "Иминлек айлыгы" кысаларында үтә.

(Казан, 31 август, “Татар-информ”). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 1 сентябрьдә 40 меңләп уку йортында илкүләм “Тормыш иминлеге нигезләре” дәресен үткәрәчәк, дип яза “Интерфакс”, министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама биреп.

Ачык дәресләрдән тыш бу көнне күнекмәләр һәм ашыгыч эвакуацияләү дә үткәреләчәк. Шулай ук янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларның чыгышлары һәм алар кулланган техника, җиһазларны күрсәтү дә планлаштырыла.

Моннан тыш, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре якынча 38 мең балалар бакчасында интерактив уеннар уздырачак.

"Мондый дәресләрнең максаты – балаларга теләсә нинди экстремаль ситуациядә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү һәм практикада кулланырга тиешле гамәлләрне башкару”, – дип аңлатты матбугат хезмәте хезмәткәре.

Ул билгеләп үткәнчә, барлык чаралар “Иминлек айлыгы” кысаларында үткәреләчәк. Айлык 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр бара. Мөгалимнәр һәм хезмәт күрсәтүче персонал белән яңа уку елы башланганчы инструктажлар үткәрелгән, төтен тулган зонадан, техника һәм сулыш юлларын саклау чараларын кулланып, чыгу юлларын табу өйрәнелгән.

Шулай ук сентябрьдә илнең барлык төбәкләрендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерү бүлекләренә, музей һәм күргәзмәләргә экскурсияләр оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100