news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 октябрьдән кемнәрнең хезмәт хаклары артачагы билгеле

1 октябрьдән кемнәрнең хезмәт хаклары артачагы билгеле
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Агымдагы елның 1 октябреннән хәрби хезмәткәрләрнең һәм башка көч структуралары хезмәткәрләренең, шулай ук бюджет хезмәткәрләренең кайбер категория вәкилләренең хезмәт хаклары 7,6 процентка индексацияләнәчәк. Моңа Россия Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Елена Цунаева игътибар итте. ТАСС шул хакта хәбәр итә.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, Россия Хөкүмәте тарафыннан планлаштырылган индексация беренче чиратта хәрби һәм көч структуралары хезмәткәрләре – Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия хезмәткәрләре, җинаять-башкарма системасы органнары хезмәткәрләре, мәҗбүри башкару органнары хезмәткәрләре һәм башкаларның окладларын арттыруга юнәлдерелгән.

Шул рәвешле хәрби пенсионерларга һәм көч ведомстволары пенсионерларына түләүләр дә арттырылачак.

«Моннан тыш, хезмәт хакларын арттыру шулай ук федераль казна, бюджет һәм автоном учреждениеләр хезмәткәрләренә, федераль дәүләт органнары хезмәткәрләре, хәрби частьләрнең гражданнар персоналына да кагылачак», - дип ачыклык кертте депутат.

Шул ук вакытта Цунаева октябрь индексациясе муниципаль һәм төбәк учреждениеләре хезмәткәрләренә кагылмаячагын ассызыклады. Ә «бу категориянең хезмәт хакын арттыру турындагы карарны җирле хакимият кабул итәргә тиеш».

news_right_1
news_right_2
news_bot