news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 октябрьдән хезмәт хаклары артачак эш урыннарының исемлеге билгеле

Президентның май указлары йогынтысы кагылмаган миллионлаган бюджет хезмәткәрләренең окладлары 1 октябрьдән арта. Калганнар арттырылган хезмәт хакын 2023 елның 1 гыйнварыннан алачак. Быелгы түләүләр федераль бюджет аша түгел, ә төбәк бюджеты аша уза, шуңа күрә аларның күләме төрлечә. Бу хакта Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының икътисад кафедрасы доценты Александр Тимофеев «Прайм» агентлыгына сөйләгән. РИА Новости шул турыда яза.

«Арттырылган хезмәт хакын Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару үзәкләре, социаль өлкә һәм гидрометеорология хезмәте, Роспотребнадзорның гигиена үзәкләре, Росстандартның стандартлаштыру, метрология һәм сынау үзәкләре, инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәкләре һәм башка категорияләр хезмәткәрләре көтә ала», – дип аңлатты ул.

Белгеч сүзләренчә, индексациянең күләме моның өчен җирле бюджетның күпме акча бүлеп бирүенә бәйле. Уртача алганда, ул дүрт-алты процент кысаларында үзгәрә, әмма күбрәк тә булырга мөмкин. Әмма инфляция күләменә арттыру – хәзер ул еллык 14 процентны тәшкил итә – булмас, мөгаен, ди агентлыкның әңгәмәдәше.

Тик сүз хезмәт хакына бер-ике мең сум өстәлү турында барса да, бу барыбер өстәлмә, дип нәтиҗә ясый Тимофеев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100