Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 октябрьдән Хәрби һәм көч структуралары хезмәткәрләре окладлары артачак
Хәрби хезмәткәрләр һәм көч ведомстволары хезмәткәрләренең окладлары 2026 елның 1 октябреннән 4 процентка арттырылачак. Хәрби пенсионерларның пенсияләре дә шул ук процентка үсәчәк, дип хәбәр итте ТАССка КПРФтан Дәүләт Думасы депутаты, Контроль комитеты рәисе урынбасары Георгий Камнев.
Парламентарий аңлатканча, индексация Саклану министрлыгы, Эчке эшләр Министрлыгы, Росгвардия, ФСБ, ФСИН, таможня хезмәте һәм Дәүләт янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләренә кагылачак.
Ноябрьдән элеккеге очучылар һәм шахтерларның пенсияләренә өстәмә түләүләрне яңадан санау планлаштырыла. Өстәмә күләме эш бирүчеләрнең иминият кертемнәренә, махсус стажга һәм уртача айлык хезмәт хакына бәйле булачак. Яңадан исәпләү автомат рәвештә үткәреләчәк, моның өчен социаль фондка мөрәҗәгать итү кирәк булмаячак.
Камнев аныклаганча, мондый өстәмә түләүне беренчел билгеләү өчен гариза бирергә кирәк. Әгәр дә элеккеге очучы яки шахтер беркайчан да өстәмә түләү билгеләү өчен мөрәҗәгать итмәгән икән, моны теләсә кайсы вакытта эшләргә мөмкин, әмма аны мөрәҗәгать иткән көннән исәпләп чыгарачаклар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз