news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 октябрьдән Татарстанның Тукай муниципаль районында юл йөрү бәясе артачак

Татарстанның Тукай районында 1 октябрьдән шәһәр яны маршрутларында йөрү бәясе артачак. Мондый карарның сәбәпләре турында Тукай районы пассажир ташучылар берлеге рәисе Раушан Тимергалин сөйләде.

«Бәяләр запас частьлар һәм, нигездә, ягулык кыйммәтләнү сәбәпле арта. Тукай районы буенча, ягъни шәһәр янына бездә 18 маршрут йөри. Бәяләр якынча биш сумга артачак», - дип аңлатма бирде агентлык әңгәмәдәше.

Киләсе ай башыннан пассажирлар автобусларда яңа бәя белән йөриячәк. Юл бәясе километражга карап билгеләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot