Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 октябрьдән кемнәрнең пенсияләре артачагы билгеле
Россиядә хәрби хезмәткәрләргә һәм көч структуралары хезмәткәрләренә хезмәт хакларын 1 октябрьдән 7,6 процентка арттырачаклар. Бу хакта «Татар-информ»га Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб хәбәр итте.
Ул шулай ук 1 октябрьдән көч структураларының элеккеге хезмәткәрләренә һәм элеккеге хәрби хезмәткәрләргә пенсияләрен 7,6 процентка индексацияләячәкләр, дип өстәде.
«2025 елның 1 октябреннән хәрби хезмәткәрләргә һәм көч блогы хезмәткәрләренә хезмәт хаклары, шулай ук элеккеге хәрби хезмәткәрләргә һәм көч структураларының элеккеге хезмәткәрләренә пенсияләр 7,6 процентка артачак», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Парламентарий ассызыклаганча, арту күләме инфляция параметрларының үзгәрүен исәпкә алып билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз