Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 октябрьдән Казан метросы станцияләре янында вакцинация пунктлары ябыла
Иртәгә, 1 октябрьдә, Казан метрополитены станцияләре янында мобиль вакцинация пунктлары ябыла. Бүген алар соңгы көнен эшли. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан башкаласының шәһәр Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Искәртик, метро станцияләре янындагы мобиль пунктлар агымдагы елның 3 сентябреннән эшли башлады. Бу вакыт эчендә 17 984 кешегә гриппка һәм 1543 кешегә пневмококк инфекциясенә каршы прививка ясалган.
Хәзер прививканы метрополитенның «Яшьлек», «Тукай мәйданы», «Җиңү Проспекты» һәм «Имәнлек» станцияләрендә ясатып була. Эш режимы: 7.30-18.00 сәгатьләрдә, төшке ашка тәнәфес – 13.00-13.30 сәгатьтә. Вакцинация алдыннан шәхесне һәм яшәү урынын раслаучы документ күрсәтергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз