news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 октябрьдә Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары башлана

Курсларны республиканың 20 мәчетендә оештыралар.

(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). 1 октябрьдә Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башлана. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Татар теле курслары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан бушлай оештырыла. Курсларның беренчесе быел февраль – апрель айларында Татарстанның 10 мәчетендә уздырылды.

Бу юлы курсларны республиканың барлыгы 20 мәчетендә оештыру күздә тотыла. Аерым алганда, курслар Казанның «Тынычлык», «Ризван», «Гаилә», «Ярдәм», «Әниләр» мәчетләрендә һәм Татарстанның 15 районында – Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Алабуга, Яшел Үзән, Ютазы, Чистай, Спас, Норлат, Менделеевск, Югары Ослан, Алексеевск, Әгерҗе мөхтәсибәтләрендә үткәреләчәк.

Дәресләр атнасына ике тапкыр оештырыла. Аларны югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барачак. Укыту процессында «Хозур» нәшрияты тарафыннан әзерләнгән «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» дәреслеген файдалану күздә тотыла. Теләүчеләр өчен өстәмә ислам дине мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге каралган.

Укыту процессы тәмамлангач, тыңлаучыларга тиешле сертификат тапшыру күздә тотыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot