Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
1 октябрьдән Россиядә ОСАГО полисларын яңа бланкларда чыгара башлыйлар
2017 елның 1 гыйнварыннан иминият компанияләре электрон ОСАГО полислары сатарга мәҗбүр булачак.
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьдән автомобильләрне иминиятләштерүчеләр мәҗбүри автогражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү полисларын яшел төстәге үрнәкләрдә сатуны туктатачак. Шул көннән компания килешүләрне яңа бланкларда рәсмиләштерәчәк. Бу хакта "Интерфакс" яза.
Бу хакта Бөтенроссия иминиятчеләр берлеге президенты һәм Россия автоиминиятләштерүчеләр берлеге президенты Игорь Юргенс хәбәр иткән.
"30 сентябрьдә яшел төстәге иске бланкларда соңгы килешүләр төзеләчәк, әмма алар ел дәвамында гамәлдә булачак. Әгәр кеше андый килешүгә үзгәрешләр кертергә теләсә, компания аны яңа бланкта эшләячәк", - дип ачыклык керткән Юргенс.
"Россия автоиминиятләштерүчеләр берлеге Дәүләт билгесе белән бергә иминият компанияләрен яңа үрнәктәге полис бланклары белән тәэмин итте. Бланклар саны җитмәү сәбәпле, компания эше тукталу очраклары булмады. Иске полис бланкларын 1 августтан чыгармый башладылар", - дип билгеләп үткән ул.
2017 елның 1 гыйнварыннан иминият компанияләре электрон ОСАГО полислары сатарга мәҗбүр булачак дип искәрткән берлек башлыгы. "Бу мошенниклыкка каршы көрәшнең бер өлеше", - дигән Юргенс.
Яңа ялган полис бланкын сыйфатлы ясау өчен 1-2 ел кирәк булачак дип саный Россия автоиминиятләштерүчеләр берлеге экспертлары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз