Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 октябрьдән Россия хәрби хезмәткәрләренең окладлары артачак
Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). 2021 елның 1 октябреннән чакырылыш һәм контракт буенча да хезмәт итүче Россия хәрби хезмәткәрләренең окладлары 1,037 тапкырга арттырылачак. Россия Хөкүмәтенең шул турыдагы 772нче карарын РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.
Карар буенча шулай ук Росгвардия, эчке эшләр органнары, җинаять-башкарма системасы органнары, янгын сүндерү, таможня хезмәткәрләре һәм башкаларның хезмәт хакы арту каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз