news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

1 октябрьдә “Химиклар” мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган чара оештырыла

ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов сүзләренчә, бу көнне өлкән буын кешеләре өчен бәйрәмгә әйләндерү, халык арасында иҗтимагый эш белән шөгыльләнүчеләрне бүләкләү һәм аларга хөрмәт күрсәтү максат итеп куела

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). 1 октябрьдә республика һәм Казан буенча Өлкәннәр көненә багышланган чаралар уза. ТР Дәүләт Советы Фәрит Мифтахов та бу көнне “Химиклар” мәдәният йортында өлкәннәр белән очрашып, аларны бәйрәм белән котлаячак.

Фәрит Мифтахов сүзләренчә, бу көнне өлкән буын кешеләре өчен бәйрәмгә әйләндерү, халык арасында иҗтимагый эш белән шөгыльләнүчеләрне бүләкләү һәм аларга хөрмәт күрсәтү максат итеп куела.

“Бу кешеләр сугыш вакытында ачлыкны да күргән, суыкта да туңган. Хатын-кызлар оекбашлар, бияләйләр бәйләгән, окоплар казыган, урман аударган, бер сүз белән әйткәндә, бар эштә дә ирләрне алмаштырган, шул ук вакытта балалар да үстергән. Безгә – яшь буынга моны онытырга ярамый”, - диде Ф.Мифтахов.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100