Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 нче апрельдән Татарстанда әйләнә-тирә мохитне тәртипкә китерү, чүптән арындыру буенча икеайлык башлана
ТР экология һәм табигый байлыклар министры әйтүенчә, хәзерге вакытта муниципаль берәмлекләргә чыгып оештырылган киңәшмәләрдә эш планы, алымнары билгеләнә
(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кыштан соң, традицион төстә, әйләнә-тирә мохитне тәртипкә китерү, чүптән арындыру максаты белән, өмәләр, чистарту айлыклары, икеайлыклары үткәрелә. Быел икеайлык 1 нче апрельдән старт ала. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский белән “Ачыктан-ачык сөйләшү” программасы барышында ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев хәбәр итте.
Министр әлеге эшнең барлык министрлык һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр тарафыннан үткәрелүен билгеләп узды. “Бу эш бик калыплашкан төстә уза. ТР дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелеш мәйданчыкларын тикшерә, төзелеш урыныннан чыккан транспорт чисталыгы тикшерелә. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе тарафыннан халык күпләп тупланган урыннарга игътибар бирелә. Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәт үзләренең контрольда тоту чаралары уздыра. Эчке эшләр министрлыгы, ЮХИДИ идарәсе “Чиста тәгәрмәчләр” махсус операциясен үткәрә. Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Урман хуҗалыгы министрлыклары да үзләреннән зур өлеш кертә. Предприятиеләр бердәм омтылыш белән шушы икеайлыкка чыга”, - дип белдерде Фәрит Абдулганиев.
Министр әйтүенчә, хәзерге вакытта муниципаль берәмлекләргә чыгып оештырылган киңәшмәләрдә эш планы, алымнары билгеләнә. “Икеайлык кысаларында, беренче чиратта, яр буе полосаларына, зиратларны, парк зоналарын чистартуга игътибар бирелә. Ике ай ул без билгеләгән рәсми дата, әйләнә-тирә мохитнең торышына карап, ул озайтылырга да мөмкин”, - дип, министр Фәрит Абдулганиев, быел да, былтыргы кебек, Җиңү бәйрәменә урамнар тәртипкә китереләчәгенә, чисталык булачагына ышандырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз