news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 млн сум ришвәт алган Казан полиция хезмәткәре тикшерү изоляторына җибәрелгән

Югары урында эшләгән 2 полиция хезмәткәреннән җинаять эшенең квалификациясен алмаштыру өчен ришвәт алуда шикләнәләр.

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Казанның полиция хезмәткәрен 1 миллион сум ришвәт алган өчен 2 айга тикшерү изоляторына җибәргәннәр.

Бүген Яңа Савин районы суды “Гвардия” полиция бүлеге тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Ленар Галәвовны 2 айга (1 октябрьгә кадәр) кулга алу турында карар чыгарган.
Прокурор, шикләнелгән затның тикшерүдән качарга мөмкинлеген исәпкә алып, аны сак астына алуны таләп иткән. Дәүләт гаепләүчесе фикеренчә, Галәвов аеруча авыр җинаять кылган.

Галявов үз гаебен таныган һәм үкенүен белдергән. Гаепләнүченең адвокаты бу карар белән риза түгел, аның качарга мөмкин булуы турында дәлил юк, дип белдерә.

Алдан “Татар-информ” 1 августта хокук саклаучылар ике полиция хезмәткәрен тоткарлаулары турында хәбәр иткән иде. Алардан җинаять эшенең квалификациясен алмаштыру өчен ришвәт алуда шикләнәләр. Аларны эштән азат иткәннәр, ә җитәкчеләрен административ җаваплылыкка тартканннар. Хәзер тоткарланган затлар ришвәт алуда һәм ришвәтчелектә арадашчы булуда гаепләнәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100