news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 миллионнан артык кеше язган «Татарча диктант» акциясе нәтиҗәләре билгеле

1 миллионнан артык кеше язган «Татарча диктант» акциясе нәтиҗәләре билгеле
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

13-15 октябрь көннәрендә бөтен дөньяда узган «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе нәтиҗәләре билгеле. Аны 1 миллионнан артык кеше язган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Нәтиҗәлерне diktant.tatar сайтында белеп була.

«1 миллионнан артык кеше! Башка сүзләр белән әйтсәк, Казанның барлык яшәүчеләре, җанатарлар белән тулган 7 мең футболы стадионы, ике Чаллы шәһәре. 2023 елда Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясенең саннары ут! 31 илнең 5 меңнән артык мәйданчыгында туган телләрен яратучы, үз белемнәрен тикшереп карарга телүче 1 100 000 якын милләтәшләребез җыелды. Шулай ук диктантны онлайн язучыларның да саны шактый. Моның белән горурланмыйча һәм сокланмыйча булмый!» дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.

Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру, ди оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100