Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 меңнән артык хәрби «Батырлар. Татарстан Геройлары» проектында катнашырга гариза биргән
Махсус операциядә катнашучы 1061 кеше «Батырлар. Татарстан геройлары» проектында катнашырга теләк белдереп, гариза тапшырды.
Сайлап алуны уңышлы узган кандидатларны Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә һөнәри әзерлек буенча махсус белем бирү программасы буенча уку көтә.
Проектта ветераннар да, махсус операциядә катнашучылар да катнаша ала. Гаризалар 30 мартка кадәр кабул ителә.
«Татар-информ» белдергәнчә, Татарстанда «Батырлар. Татарстан геройлары» проекты эшләтеп җибәрелде. Бу махсус хәрби операциядә катнашучыларны яңадан укытуга юнәлдерелгән «Геройлар вакыты» программасы аналогы булып тора. Яңа белем һәм практика алып, хәрби хезмәткәрләр дәүләт һәм муниципаль идарә системасында һәм Татарстанда тормышның башка өлкәләрендә вазифаларны биләү өчен перспективалы җитәкчеләр була алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз