Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
1 мең сумлык акчада Казан Кремле һәм Болгар сурәтләнергә мөмкин
Татарстанның берничә объекты яңартылган 1 мең сумлык купюрада сурәтләнәчәк рәсемнәр шорт-листына кертелде. Бу хакта Үзәк Банк рәисе урынбасары Сергей Белов әйтте.
«Россия Банкы директорлар советы яңартылган 1 мең һәм 5 мең сумлык купюраларның концепциясен раслады. Хәзер эскизлар буенча, рәсемнәрнең детальләрен ясап бетерү эше алып барыла. Финалга чыккан символларны атый алам. Объектлар исемлеге шактый саллы булды, экспертлар төркеме тарафыннан утызга якын объект-символ тәкъдим ителде», – диде Белов.
Аның сүзләренчә, бер меңлек купюрада Казан Кремленең Сөембикә манарасы, Казан Кремле, «Шәһәрчек» тыюлыгы, «Казан» Гаилә үзәге сурәтләнергә мөмкин. Шулай ук Түбән Новгород кремле, Түбән Новгород ярминкәсе бинасы, Чкалов баскычы, Дәүләт Банкы бинасы, «Түбән Новгород» стадионы, Максим Горький һәйкәле (Вера Мухина эше), Идел елгасы тәкъдим ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз