Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә альбом чыгара, Казанда Алтай курчак театры гастрольләре башлана, Татарстанда яшенле яңгыр була.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады / Беренче Май - туган җирнең ихлас патриотлары һәм Ватаны хакына намус белән эшләүчеләр бәйрәме диелә котлауда.
Рөстәм Миңнеханов Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан Instagramда видео урнаштырды / Видеода Россия һәм республикада яшәүчеләрнең төрле эшчәнлек төрләре һәм эш тармаклары сурәтләнгән.

Казанда Алтай курчак театры гастрольләре башлана / Гастрольләр 3 майда «Денискины рассказы» спектакле белән 11 сәгатьтә ачыла.

Казандагы ике сәүдә үзәгеннән янгын чыгуы турында хәбәр килгән / Сәүдә үзәгенә килгән сатып алучылар гадәти парны янгын дип уйлаган.

Татарстан мөфтие Коръән хафизлары әзерләү Үзәге шәкертләренә таныклыклар тапшырды / Таныклыкта аларның ияләре Коръән, “Мөкаддимә әл-Җәзәрия” уку кагыйдәләре җыелмасын һәм "Төхвәтел әтфаль" тәҗвид хезмәтләрен яттан белүләре раслана.

Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә альбом чыгарырга хыяллана / Зуля Камалова - Австралиядә яшәүче татар җырчысы.

Казанның Киров районында алты бакча яны кишәрлеген су баскан / Туктаусыз яуган яңгырлар аркасында Иске Аракчино торак массивында яшәүчеләрнең җир кишәрлекләрендә суның биеклеге 50 сантиметрга җиткән.

Минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы белән тигезләште / Бу икътисадның бюджет тармагында эшләүче — 1,6 миллион һәм реаль сектордагы 1,4 миллион хезмәткәргә кагылачак.

Синоптиклар татарстанлыларны яшенле яңгыр турында кисәтә / Шулай ук төнлә һәм көндез яшенле яңгыр явачак, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 18 метрга кадәр җитәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз