Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^1 майдан ташламалардан файдаланучы татарстанлылар шәһәр яны электр поездларында һәм су транспортында 50 процент ташлама белән йөри ала
^1 майдан ташламалардан файдаланучы татарстанлылар шәһәр яны электр поездларында һәм су транспортында 50 процент ташлама белән йөри ала
(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Тимур Циунчук). Бүген РФ субъектларының башкарма хакимият органнары җитәкчеләре белән транспортта ташламаларны акчага алмаштыру өлешендә 122нче Федераль законны гамәлгә ашыру мониторингы мәсьәләсе буенча селектор киңәшмәсе узды. Киңәшмәне Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Жуков үткәрде. Фикер алышу вакытында реформаларны гамәлләштерүнең аеруча катлаулы мәсьәләләре каралды, илнең егермегә якын төбәге хисаплары тыңланды. Киңәшмәдә Татарстаннан вице-премьер, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Владимир Швецов катнашты.
Александр Жуков сүзләренчә, Россия Хөкүмәте беренче кварталда һәр федераль льготачыга 50шәр сум исәбеннән транспорт хезмәтләрен тәэмин итү өчен төбәкләргә 2,1 миллиард сум дотацияләр бүлеп бирде. 65 субъектта бердәм социаль йөрү билетлары кертелде. Алар бүлеп бирелгән компенсацияләр хисабына сатып алырлык бәядә. Әмма гражданнарның бары тик 15 проценты гына әлеге йөрү билетларын сатып ала, ә күп кенә төбәкләрдә федераль акчаларны төгәл һәм ачык бүлү бөтенләй башкарылмый, дип билгеләп үтте ул. Федераль һәм төбәк ташламаларыннан файдаланучыларның йөрү билетларын төрле хакка алу фактлары да бар.
Табигый ташламалар сакланган 20 төбәккә карата транспорт министры Игорь Левитиннан тәнкыйть сүзләре яңгырады. Ул әлеге төбәкләргә федераль үзәктән алынган акчалар буенча Финанслар министрлыгы алдында хисап тоту авырга туры киләчәген ассызыклады. Моннан тыш, министр җаваплы ведомстволарны федераль һәм төбәк льготачыларын дискриминацияләү проблемасын хәл итәргә чакырды.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанга безнең төбәктә ташламаларны акчага алыштыру белән бәйле хәл турында хисап тотарга туры килмәде. Шуңа күрә киңәшмә тәмамлануга Владимир Швецов журналистлар белән әңгәмәдә Татарстанда реформаны гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде. Аерым алганда, ул 2005 елның 1 маеннан 30 сентябренә кадәр республикада шәһәр яны тимер юл һәм елга транспортына 50 процентлы тарифлар гамәлдә булачак. Шул рәвешле, Татарстан льготачылары билетны ярты хакына алачак.
Владимир Швецов Татарстанның ташламаларны акчага алмаштыру законын гамәлләштерүнең дөрес юлы белән баруын ассызыклады. Татарстанның ташламалардан файдаланучыларының 8 процентка якыны беренче кварталда әлеге билетларны сатып алган. Агымдагы елның беренче кварталында федераль бюджеттан 44 миллион сум бүлеп бирелгән. Бу акчалар, беренче чиратта, күчмә составлар сатып алуга юнәлтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз