news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 майдан башлап, Казанда шәһәр җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы янә яңартыла

Бу исә Универсиада алдыннан урам-юл челтәрен күләмле модернизацияләү эшләренә бәйле

 (Казан, 29 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 1 майдан башлап, Казанда шәһәр җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы янә яңартылачак, шул рәвешле, башкала Башкарма комитетының былтыр 4 октябрьдә кабул иткән карары гамәлгә керә. Бу исә Универсиада алдыннан урам-юл челтәрен күләмле модернизацияләү эшләренә бәйле.

Метрополитенның 9 майда яңа 3 станциясе ачылырга тиеш, ә электр поездлары арасындагы интервал кеше иң күп йөргән сәгатьләрдә элеккегечә 5 минутлык кала, дип вәгъдәли шушы үзгәрешләр турында шәһәр җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә аңлатма биргән транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков. Аның сүзләренчә, яңа схемага трамвайның 76 берәмлек составыннан торган 6 маршруты, 159 берәмлек троллейбус пассажир ташу хезмәте күрсәтәчәк 13 маршрут, 923 автобустан торган 70 маршрут кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot