news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
1 майда профсоюз акцияләрендә 35 меңнән артык татарстанлы катнашачак
Казанда 1 май митингында 10 меңгә якын кеше катнашачак
Скопировать ссылку
(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). 1 майда профсоюз акцияләрендә 35 меңнән артык татарстанлы, Казанда 1 май митингында 10 меңгә якын кеше катнашачак.
Бүген Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе 2010 елда “Лаеклы хезмәт һәм эш хакы, тотрыклы мәшгульлек өчен!” дигән 1 май акциясенә әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алышу максатыннан үткәргән селектор киңәшмәсендә әнә шундый саннар китерелде.
ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, 1 майда Татарстанның 10 шәһәрендә профсоюз митинглары узачак. Төп бурыч – бу көн профсоюзларның теләктәшлеген һәм бердәмлеген расласын өчен барлык акцияләрне оешкан төстә һәм бәйрәм рухында үткәрү.
Россиядә 1 майда узачак профсоюз акцияләрендә барлыгы 2 миллион кеше катнашыр дип көтелә. Ингушетиядән тыш, Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә бәйрәм митинглары үтәчәк.
Гадәти булмаган акцияләрдән Россиядә беренче маевкалар үткән урыннарда чәчәкләр салуны (Санкт-Петербург Профсоюзлар федерациясе инициативасы), Тамбовтагы рок-фестивальне билгеләп үтәргә мөмкин. Хәтта Интернеттагы социаль челтәрләрдә дә профсоюз акцияләре планлаштырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2